1. Кушканыңны без үтәргә,

Тыйганыңнан тыелырга.

Боердың Син колларыңа,

Ий Ходаем, Раббым Аллаһ.

 

2. Гомеремне Син бирүче,

Тәкдиремне Син язучы.

Гамәл кыламын мини Сиңа,

Ий Ходаем, Раббым Аллаһ.

 

3. Колак бирдең Син ишетергә,

Күзләр бирдең күрергә.

Аякларымны – йөрергә,

Син Ходаем, Раббым Аллаһ.

 

4. Раббым миңа Син тел бирдең,

Сиңа зикерләр кылырга.

Намазларны фарыз кылдың,

Син Ходаем, Раббым Аллаһ.

 

5. Мөхәммәтне Расүл кылдың,

Адәмнәрне өммәт кылдың.

Мөхәммәт өммәте булып,

Безне яшәргә боердың.

 

6. Ислам дин ул ару-пак дин,

Бирдең аны Син паклыкта.

Мөхәммәтнең өммәтенә,

Таратылган ул Хаклыкта.

 

7. Ислам динен таратырга,

Көръән иңде Мөхәммәткә.

Мөхәммәт өммәте булып,

Без китиек ахыйраткә.

 

8. Мөхәммәтнең сөннәтләрен,

Һәрвакытта без үтиек.

Пәйгамбәрнең сөннәтеннән,

Беркайчанда без бизмиек.

 

9. Күп-күп итеп Салаватлар,

Мөхәммәткә без әйтиек.

Кыямәт көнендә аның,

Шәфиятен истәниек.

 

10. Кем теләми Мөхәммәтнең,

Сөннәтенә иярмәкне.

Зур газапта алар булыр,

Күреп алгач кыямәтне.

 

“Маулед” на татарском

 

Хасян хазрат Хаметов

Январь, рабигуль-авваль 2015