02Сөекле Пәйгамбәребез: “Һичбер ата баласына затлы әдәп һәм тәрбиядән башка файдалырак нәрсә бирә алмас”, - дип әйткән. Шуны истә тотып, без ир балаларны “Ярдәм” мәчетендә оештырылган рухи-сәламәтләндерү курсларына җыйдык.

Курслар 2 июльдә башланып, 28 июльдә тәмамлана. Якшәмбе - ял көне.

Курсларга 7 яшьтән өлкәнрәк балалар кабул ителә. Дәресләр иртәнге сәгать 9да башлана, икенде намазы белән тәмамлана.

Курслар җитәкчелеге төп игътибарны Изге Коръәнне ятлауга, гарәп графикасында укырга һәм язарга өйрәтүгә, хәдисләр белән таныштыруга, намаз укырга һәм азан әйтергә өйрәтүгә бирә. Остазлар - Коръән-хафизлар, Коръәнне өйрәтүдән тыш, малайларга әдәп-әхлакны, Ислам нигезләрен, Мөхәммәт Пәйгамбәрнең тормыш юлын төшендерә. Дәресләрдән соң саф һавада спорт белән шөгыльләнү, уеннар уйнау көтелә. 

#мечетьярдэм #ярдәммәчете @ Мечеть Ярдэм

Перейти в фотогалерею