Ислам дине
 
1. «Ислам дине» - яшәү чыганагы,
Тормыш юлын саклый үзендә.
“Аллаһү Тәгалә” – безгә биргән аны,
Адәмнәрнең хисе үзендә.
 
2. “Ислам дине” – адәмнәрнең җан җылысы,
“Аллаһү Тәгаләнең” – кадер хөрмәте.
Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең,
Адәмнәргә биргән бүләге.
 
3. Әти-әни, әби-бабай барча адәмнәрдә,
Барысы да – тормыш мәгънәсе.
Бәхет, хезмәт, ирек, яшәү яме,
“Ислам диненә” – бәйле һәммәсе.
 
4. “Ислам дине” – ул белем нуры,
Динсезләрдә ул нур күренмәс.
Акылы булган кеше белем алыр,
Дөнъясында бер дә үкенмәс.
 
5. Әгәр саф мөселман булса,
Мал артыннан бер дә куылмас.
Гыйлем артыннан, гыйлем табар,
Алган гыйлемен бер дә югалтмас.
 
6. “Ислам динен” – хөрмәтләми яшәгәннәр,
Аның ләззәтен тапмас.
Аларның йөрәкләрендә,
“Иман” – ләззәте калмас.
 
Пенза өлкәсенең “Демино” авылының имамы Хасән хазрәт Хәметов