Рахмәт яусын шул рухларга!

Бөек Ватан сугышында,

Калды безнең бабайлар.

Ватаннарын алар саклап,

Калды безнең агайлар.

 

Дошманнарны тар-мар итеп,

Сугышларда алар җиңделәр.

Чөнки алар бергәләшеп,

Алгы сафта бергә иделәр.

 

 Балалары көтте әтиләрен,

Сугыш кырларыннан кайтканын.

Җиңү көне килеп җитү белән,

Аңладылар алар, үлеп калганын.

 

Балалары ятим булып калды,

Ярсуланып калды әниләр.

Бабайлары шәһид булып калгач,

Җылаштылар ялгыз әбиләр.

 

Кемгә шатлык, кемгә хасрәт,

Кемнәр җырлый, кемнәр җелыйлар.

Рахмәт яусын шул рухларга!

Ватаннарны саклап ятып калдылар.

 

Сау-сәләмәт кайтып килүчеләр,

Бик азгына алар калдылар.

Җиңү медалләрен алар киеп,

Мәйданнарга чыгып бастылар.

 

Хәзер алар биктә картайганнар,

Кемгә җитмеш, кемгә сигезән яштә бар.

Җаннарында! – алар җәлләмичә,

Ватаннарын саклап тере калганнар.

 

Бүген инде тантаналы шатлык көне,

Җиңү көне бүген аларның.

Чын күңелебездән тәбрик итәбез без,

Батыр булып кайтканнар! Иләһи әмин!

Хасян хазрат Хаметов