“Бәраәт кичәсе”

 

1. Мин барамын бүген мәчетемә

Буген изге “Бәраәт” кичәсе,

Минем йөрәгем биктә ашкынлана

Телимен мин вәгазъ ишетәсем

2. Имам минбәрендә вәгазъ сөйли,

Көръән тотып үзенең кулына.

Тәубә кылдырып, намаз укытып,

Өнди безне “Аллаһ” юлына.

3. Изге кичәләрдә фәрештәләр,

Күп-күп итеп җиргә инәрләр.

Безнең тәүбәләрне алар ишетеп,

Раббыбызга алып китәрләр.

4. Амән кылыек дуслар, мән кылыек,

Изге айның, изге көнендә.

Аллаһы Тәгалә безгә әҗерләрен бирер,

Авыр булган кыямәт көнендә.

  5. Ашыгыгыз дуслар тәүбәләргә,

Без адәмнәр, без гөнаһкәрләр.

Әҗәлебез бер көн килеп җитәр,

Ахирәткә безне алып китәрләр.

6. Аллаһ каршына басу бар,

Ни җавап соң? корырбыз анда.

Аллаһ Тәгалә күреп тора безне, белеп тора,

Ни эшләгәнне безнең барысында.

7. Бирелмиек шәйтан хәйләсенә,

Гыйбәдәттә бергә булыек.

Аллаһ Тәгалә биргән безгә изге айлар,

Изге көннәрдәдә гамәл кылыек.

8. Зәм-зәм сулларыннан ташып,

Кушыла безнең суларга килеп.

“Бәраәт” кичәсендә күп мөгҗизә бар,

Сәҗдә кылыек башларыбызны иеп.

Хасян хазрат Хаметов