Маги шәриф “Рамазан”

 

1. Раббыбыз безгә иңдергән,

Мөбәрәк изге айлар.

Берсе Рәҗәб, берсе Шагбән,

Берсе маги Рамазан.

 

2. Рәҗәб ае ул изге ай,

Пәйгамбәребез ае.

Чөнки Мөхәммәд ул айда,

Миграҗка барып ашкан.

 3. Аллаһ Тәгалә белән анда,

Мөхәммәд бит серләшкән.

Күп могҗизалар ул күреп,

Җиргә дә килеп төшкән.

 

4. Күргән ул күк катларында,

Фәрештәләрне күргән.

Күргән Муса галәйһиссаләмне,

Аның белән сөйләшкән.

 

5. Җәбраил аңа күрсәткән,

Оҗмаһны, тәмугныда.

Гөнаһкәрләрнең тәмугта,

Ни булган газабында.

 

6. Оҗмаһта  рахәть урыннар,

Тәквалы мөэминнәргә.

Рахәть тормышлар бирелер,

Аллаһны белгәннәргә.

 

7. Икенчесе изге айның,

Шагъбан ае буладыр.

Аллаһ Тәгалә тарафыннан,

Була сынау аедыр.

 

8. Иләһи рахмәт белдерә,

Бәндәләр гамәл кылгач.

Гамәлләре кабул була,

Фәрештә “әмин”,- әйткәч.

 

9. Әй бәндәләр гамәл кылыйк,

Иртәсендә, кичендә.

Изге Бәраәт кичәсендә,

Шагъбан ае эчендә.

 

10. Бу кичәдә фәрештәләр,

Җир йөзенә инәрләр.

Мөэминнәрнең гамәлләрен,

Раббыбызга итәрләр.

 

 

 

11. Өченчесе изге айның,

Маги шәриф Рамазан.

Раббыбыз безгә бу айда,

Рузаны фарыз кылган.

 

12. Рамазан ае санала,

Адәмнәр ае диеп.

Бу айда без күп-күп итеп,

Гыйбадәтләр кылыйк.

 

13. Бу ай эчендә Раббыбыз,

Бик күп сәваплар биргән.

Руза тоткан колларына,

Рәхмәтләрен иңдергән.

 

14. Әй адәмнәр! –тизрәк килиек,

Без ишеткәч азан авазын.

Саф-саф без укыек,

Таравихллар намазын.

 

15. Рамазан аеның бардыр,

 Тагын бер фазыйләте.

Руза тоткан бәндәсенә,

Аллаһның мәгфирәте.

 

16. Әй адәмнәр! Бу айда бит,

Бардыр руза тотуыв.

Руза тотып бәндәләрнең,

Тәмугтан котылуы.

 

17. Рамазанның ахырында,

Изге “Кадер кичәсе”.

Гыйбадәттә булыйк дуслар,

Бардыр сыйрат күчәсе.

 

18. Кыямәт көнендә бардыр,

Аңар җавап бирүе.

Аллаһ каршына без баскач,

Гөнаһтан үтенүе.

 

Хасян хазрат Хаметов

Август, 2013