9 августта Чуашстанның Урмай авылында »ART-MADHIA” фестивале узачак. 11 августта исә Россия күләмендәге ат чабышы ярышлары көтелә.

«ART-MADHIA” фестивале инде алтынчы ел оештырыла. АРТ дигәне — инглиз сүзе- ул культура дигәнне аңлата. Ә мәдхия дигәне, билгеле инде мактау, олулау дигән мәгънә бирә. Ягъни, Фәрит әфәнде Гыйбатдинов тырышлыгы белән уза торган әлеге фестивальне данлау, мактау культурасы дип тәрҗемә итсәк, хилафлык булмас. Әмма, башка фестивальлләрдән аермалы буларак, монда шәрә җырчылар, бозык музыка һәм теләсә нәрсәне мактау түгел.

Фестивальнең девизы беләсезме нинди? «ЗЕКЕР, ФИКЕР, ШӨКЕР- фестиваль өндәмәсе. Ягъни, «ART-MADHIA” мөселман җырлары, мөнәҗәтләр, илаһилар, бәетләр әйтелә торган, шулар нигезендә Аллаһны данлау, аңа хәмедләр уку.

11 августта исә Чуашстанда исә Шыгырдан авылында ат чабышлары уза. Россия күләмендә оештырылган ярышны Чуашстан хөкүмәте, Татар конгрессы белән берлектә Чуашстан мөфтияте үткәрә.