1. Онытма туган илеңне,

Онытма Ватаныңны.

Онытма яшлек вакытыңны,

Онытма картлыгыңны.

 

2. Үкенмә син үткәннәргә,

Алар кире кайтмаслар.

Кайгырма син киләчкне,

Аны, Ходай бирәчәкне.

 

 

3. Үлемгә үлем юк диләр,

 

Үлем ул бергенә.

Тәкдиребезгә язган ул,

“Аллаһ Тәгаләбезгенә”.

 

4. Адәмнәргә белгезмәгән,

Кайчан килер ул икән?

Әҗәл түшәгенә яткач,

Ни хәл итәрбез икән?

 

5. Куркыныша да башлыйбыз,

Амәл кылдык мы икән?

Сөәл фәрештә каршында,

Җавап бирерменме икән?

 

6. Амәл кылдыкмы соң дуслар,

Яшәгәндә дөнъяда.

Ахирәткә күчеп киткәч,

Бик күп сораулар анда.

 

7. Кыямәт килми калмачак,

Үлем килми калмачак.

Беребездә без калмабыз,

Ахираткә барачак.

 

8. Күп-күп итеп дуслар, амәл кылыек,

Яшәгәндә фани дөнъяда.

“Раббыбыздан” безгә әҗер булыр,

Барып җиткәч мәңге дөнъяга!

 

9. “Аллаһ Тәгаләнең” каршына,

Безнең басуыбыз бар.

Гөнаһлардан адәмнәргә бирелгән,

Аның тәүбәләре бар.

 

10. Кем үкенә, кемнәр үкенмидә,

Дөнъядагы булган эшләргә,

“Раббыбыздан” – килер шундый вакыт.

Ни эшләргә соң, ни хәл итәргә?

 

11. “Аллаһ Тәгаләнең” – көдрәте,

Барчабызга җитәрлек.

Гыйбадәттә дуслар без булыек,

“Раббыбызга” – безне ишетәрлек. 

Хасян хазрат Хаметов

Декабрь, 2014