Самарада зурлап Мәүлид бәйрәмен уздырдылар. Аны өлкәнең «Дуслык» иҗтимагый оешмасы Самара өлкәсе Диния назәрәте белән берлектә оештырды. Кичәне мөфти Талип хәзрәт Яруллин шәкертләр белән бергә «Салават» әйтеп башлап җибәрде.

Залга җыелган халыкны Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан котлап ислам динен тотканнары саклаганнары, яклаганнары өчен рәхмәтләрен җиткерде, уңышлар теләде.

«Дуслык» иҗтимагый мәдәни оешмасы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Бюросы әгъзасы, әлеге мөбәрәк бәйрәмнең төп оештыручысы Фәхретдин Канюкаев белән бергә өлкәдә бик актив эшләүче имамнарга Диния нәзарәтенең «Рәхмәт хат» ын һәм бүләкләр тапшырдылар. Әлеге чарада Самара өлкәсе Губернаторы хакимиятенең милли һәм конфессияләр сәясәте Идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмати — аналитик Идарә җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева, Самара шәһәре Думасы депутаты Минәхмәт Хәлиулов катнашып бәйрәмгә килгән милләттәшләрне Мәүлид.

Мәүлид бәйрәмендә вәгазьләр дә әйтелде, Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормыш юлы да сөйләнде. Шәһәрнең «Яктылык» мәктәбе укучылары мөселмен киемнәре үрнәкләрен тәкъдим иттеләр. Кичә Самара шәһәренең «Нур» мәчете шәкертләре, Казаннан килгән «Бәрәкәт» төреме чыгышы һәм Татарстанның халык артисты Мингол Галиевның мөнәҗәтләр әйтүе, өлкәнең Похвистнево, Камышлы районыннан килгән өлкәннәрнең һәм балалар мөнәҗәтләре һәм шигырьләре белән бергә үрелеп барды.