Безнең татар Пәлдәңге (Пенделка, Кузнецкий район) авылыңда бик матур мәчет эшләп килә. Ул мәчет 18 гасырда тозелсп, безгә әти-бабаларыбыздан мирас булып калган. Динне көчле эзәрлекләү елларында да, дәһшәтле сугыш елларында да ул бер көнгә дә ябылмыйча, халыкның гыйбәдәт кылу урыны булып торды.

Ләкин соңгы 10 ел эчендә анда бик зур үзгәлешләр, яңартулар барлыкка килде. Иске черегән тәрәзәләр заманча пластиклары белән алмашынды. Мәчетнең эче дә яна материаллар белән эшләнгәч, матур люстралар, келәмнәр белән бизәлгәч, бетенләй башка төс алды. Мәчетнең тирәсе бик матур тимер рәшәткә белән уратып алынды. Монара да бик матур яңартылды.

Бу эшләрне башлап җибәрүче һәм авыл халкы ярдәме белән башкарып та чыгучы авылыбызның нмам-хатыбы Равиль хазрәт Еникеев булды. Аның бу җаваплы эшкә алынуыннан башлап, мәчетнең ишекләре бер көнгәдә ябылмый, моарасыннан күңелләргә моң салып азан тавышы яңгырый.

Мәчетебездә төрле-торле чаралар (ифтар мәҗлесләре, Корбан бәйрәмнәре) үткәрүдә дә Равиль хазрәт иң беренчеләрдән. Аллаһның рәхмәте яусын аңа. Менә күптән түгел генә Ислам диненең зур бәйрәмнәренең берсе-Мәүлид кичәсе көне, ягъни соекле Пәйгәмбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәләмнең тууы көнен билгеләп үттек. Мәхаллә халкыбыз бу бәйрәмгә өйлә намазы вакытына җыела башлады. Анда үз авыл кешеләребез генә түгел, байтак кына күрше авылларда, шәһәрдә яшәүче моселман кардәшләребез катнашты.

Бу мәҗлесне башлап җибәргәч Равиль хазрәт сөекле Пәйгамбәребез тәрҗемән хәлен сойләде. Сөекле Пәйгәмбәребез Мохәммәд галәйһис-сәләмгә, аның якыннарына, дога өмет иткән барча әрвахлар рухына Коръән аятләре, догалар, салаватлар укылды, знкерләр әйтелде садакалар оләшелде.

Балаларга бәйрәм һәрвакыт тансык, шатлык. Шуны истә тотып, хазрәт һәм мәктәп укытучылары барлык укучыларны да бәйрәмгә чакырган иделәр. Аларга шулай ук вәгазь сойләнде. пәйгамбәребезнең тормыш юлыннан күп кенә мәгълямәтләр бирелде.

Балаларның байтагы инде намазга баскан, шуңа күрә байтак кына сораулар бирүчеләр дә булды, барысына төгәл җавап бирелде.

Бу мәҗлескә тәмле-тәмле сыйлар хәзерләгән авылдашларыбыз:

Эльмира, Халидә Бнчуриннар, Наилә Дебердеева, Гузәл Кашаева, Наилә Батдаловаларга зур рахмәтебезне белдерми кала алмыйбыз. Аллаһы Раббыбыз аларга саулык ссләмәтлек, гаилә бәхете, эшләрендә ярдәм берсен нде.

Исмагил кызы Венера тапшырды.

Перейти в фотоальбом