Биек хәсрәт күчү, әйләде дөнъядан

Өммәтләрем сезгә булсын әлвәдә

Безгә кил-олду биек мәвләдән

Асхабларым сезгә булсын әлвәдә

 

Буну диде яшләр толды күзенә

Бер кайгы төште халкын йөзенә

Хасән илә Хөсәинне алды тезенә

Суикләрем сезгә булсын әлвәдә

 

Чакыр Биләлне килсен яныма

Юкуму юкләттем мендем атыма

Халәлем Айшә кызым Фатыйма

Әһле бәйтем сезгә булсын әлвәдә

 

Мизанның уң ягына утырыр

Зәбаниләр тутар, тартар, китерер

Өммәт олганнарның ешен бетерер

Өммәтләрем сезгә булсын әлвәдә

 

Абу Бәкргә бирелер бу иске дөнъяны

Биргә алыр – имеш бу татлы җанны

Фирдауси урыннарга күчаим мин сездән

Асхабларым сезгә булсын әлвәдә

 

Килде керде эвгә ол Шахи җиһан

Толмыш иде эвнең эче-тыши фиган

Фатыма аһ итеб анда елады

Атасының муенына кулларын баглады

 

Яше агыб диде син җаным атам

Күңлемнең нуры җаным атам

Үлмә син синең өчен мин үләим

Син сау-ол мин сиңа курбан булаим

Мустафа диде йә Фатыйма җаным бәнем

Сыл яшеңне еглама җаным бәнем

Шулай диеп яш илә толды күзе

Диде гани бул басынкы, кыяфәт кызым

 

Яныма килсен Хөсәин илә Хасән

Кемнең күңеле тугры аңа булыр разый Рахман

Ол ике маһи барыб китерделәр

Мустафаның янына җиткерделәр

 

Диделәр кем әйдәдә ни булдың бүген

Йөрәгебезгә безнең өрдең туин

Ай болай таһы күрсәк сезне

Анабыз тудырмасын булса иде безне

 

Йөрде бу хәлдә икән якын Җәбраил

Диде кем сиңа сәләм әйтте Җәлил

Сорады хәлеңны дәхи диде Хода

Хабибым ни теләб кылыр Миңа дога

 

Өммәтемне телим Хактан диде

Теләгем бутурур узактан бирле

Кире Хакка барыб килде Җәбраил

Диде кем сиңа сәлам әйтте Җәлил

 

Хак Тәгалә сиңа бик разый булды

Ол җәлләб өммәтеңне бпгышлады

Өммәт – булсаң хезмәтеңне әйлә тәмам

Ашык илә дәрд илә әссаләтү вәс-сәләм

 

Һич кыямәттә бөтен әмбиялар

Җиелыб бер берсеннән сорарлар

Әллә йөз тотыб Мөхәммәд өммәте

Кайсы аның өммәте вә өммәте

Җабраил килдектә Хактан әмер илә

Килмеш иде анда Азраил билә

Тышлардан эчкә төште нида

Диде кем йә әһли-бәйти Мустафа

 

Рөхсәт бармы эчкә кермәгә

Ол мунәввәр җәмалины күрмәгә

Фатыйма диде йә мискин гариб

Каты хаста Расүл ауру ул бик

 

Бар эшеңә әй карындашым араб

Монда без торабыз җилаб

Бер таһы чакырды, диде мин китмәм

Мустафаны күрмәсәм,зиярат итмәсәм

 

Фатыйма диде аңа кем син гаҗәб

Диде бер араб мин хуш адәб

Масләхат бар эчкә керсәм кирәк

Гашыйк, мәашукны күрмәгә кирәк

 

Әй минем дәвләтем атам кем дер ул

Эчкә кермәкне истәр йә Рсүл

Мустафа диде йә бу җан килгән

Ол арабидыр сендин мәһәр

 

Ол килгәндер угылларны кылган ятим

Җаннар алыб тәнләрне кылган рамим

Аерган углы, кызны анадан

Багры, башы йөрәгеннән кан актырган

 

Кимсетер нуруңны кылыйлар күзләрне

Һәм сарытыр бит ул гөл йөзләрне

Алыр аның килгән кызларын

Калыр аналар бөкләп тезләрен

Фиркат итәр аның якын кардәшләре

Ачы төшкән булыр татлы, татлы ашлары

Олдыр Ол кем барлыгын алган булган

Олдыр Ол кем күз яшләрне актырган

 

Җийган мәит кылган улу адәм

Ут һәм аерылу салган улдыр адәмгә

Аты Азраилдыр килсен бире

Кеше һәм җин кутулмас аңардан кере

 

Фатыйма аңа ишек ачты рәван

Керде Азраил эчкә ол заман

Ол вакыт диде Расүли-Муҗтәбә

Әй әмин һош килдең инде Мәрһабә

 

Сорады җан алу өчен ме килдең йә мәләк

Йә зиярат мы турур синнән теләк

Диде килмешем зиярат итәрем

Рохсәт булса җаныңны алыб китәрем

 

Диде Азраилга бул хазер бул һуман

Теләгем синең иле йәвмил-кыям

Мин кайгырам өммәтем өчен өммәтем

Кыл җәлләү аларны тутма каты

 

Мине җәфала аларны газалама йә Мәләк

Әввәл-ахыр бу торыр синнән теләк

Как Тәгаләдән нида килде һәмин

Йә Мөхәммәд диде Раббул-алямин

 

Хасрәтләнмә син Йә хабиб булма мәглүм

Һәр нәрсә син теләдең булды кабул

Диде хуҗа ол Хайрул-әнәм

Өммәтемә миннән кылырсыз сәләм

Әй мине җан илә сөйгән өммәтем

Һәм сөя җаны кебек һәр сөннәтем

Һәр эше булганнарга кинәш бирде

Дәһи җаным Хакка тәслим әйләде

 

Чун сәфәр кылды җиһандан Мустафа

Дөнъядан һич кемсә көтмәсен мәңгелек вәфа

Һәр ни данлы, гүзәл яшәр исә бер кеше

Акыбәт үлмәк торур аның эше

 

Гәр диләрсез уттан нәҗәт

Ашыйк илә дәрд илә әйтик әссаләт

 

“Маулед” на татарском

 

Хасян хазрат Хаметов

Январь, рабигуль-авваль 2015