1. Тәхрир, тәблиг һәм мөнәфыйк,

Йөри урам буена.

Динебездән яздырырга,

Аларның бит уенда.

 

2. Мәчетләргә киреп-чыгып,

Чалма киеп йөриләр.

Безне алар динебездән,

Яздырырга телиләр.

 

3. Үзләрен алар – үзләре,

Мөфти диеп йөртәләр.

Без мөэминнәр арасына,

Бозыклыкны кертәләр!

4. Бер-беребезне аерырга,

Аларның бит уйлары.

Мәчетләре аларның юк,

Авыл урум буйлары.

 

5. Сакаллары ике карыш,

Буйлары ике аршын.

Кулларында китаплары,

Кесәсендә бит морфин.

 

6. Наданнарны алар эзли,

Үз ягына борырга.

Вәгазләре аларның шул,

Ничек хәйлә корырга!

 

7. Төрле хәйләләре белән,

Башларны саташтыра.

Әби-бабайлар диненнән,

Халыкны адаштыра.

 

8. Әй инсаннар! Сак булыгыз,

Яман юләр сүзенән.

Ерак булыгыз сез алардан,

Аерылыгыз үзеннән.

 

9. Безнең динебез “Ислам” дин,

Әби-бабайлар дине.

Соралабыз  “Рабббыбыздан”,

Ярлыкагыл “Син” безне.

 

10. “Ислам” – дине безнең дине ул,

Кабул иттек без аны.

Пәйгамбәребез – Мөхәммәд ул,

Онытмыек без аны!

 

 

 

11. Мөхәммәднең өммәтеннән,

Һәммәбездә булабыз.

Ибраһимнең милләтеннән,

Сез аныда аңлагыз!

 

12. Әй! Адәмнәр барыбызда,

“Аллаһның! – без коллары.

Тахрир һәм Таблигларга без кушылып,

Булмыйк аларның оллары.

 

13. “Аллаһ Тәгаләдән” сорыйбыз,

Хаерле аң – безләргә.

“Ислам” – диненнән чыкмыйча,

Бергә тормыш кичәргә. 

Хасян хазрат Хаметов

Январь, 2014