1. Кушканыңны без үтәргә

Тыйганыңнан тыелырга.

Боердың Син колларыңа

Ий Ходаем Раббым “Аллаһ”

 

2. Гомеремне Син бирүче,

Тәкдиремне Син язучы.

Амәл кыламын мин Сиңа,

Ий Ходаем Раббым “Аллаһ”.

 

3. Колак бирдең Син ишетергә,

Күзләр бирдең Син күрергә.

Аякларымны йөрергә,

Син Ходаем Раббым “Аллаһ”.

4. “Раббым” миңа Син тел бирдең,

Сиңа зикерләр кылырга.

Намазларны фарыз кылдың,

Син Ходаем Раббым “Аллаһ”.

 

5. Мөхәммәтне Расүл кылдың,

Адәмнәрне өммәт кылдың.

Мөхәммәт өммәте булып,

Безне яшәргә боердың.

 

6. Ислам дине ару-пак дин,

Яраттың бит Син паклыкта.

Мөхәммәтнең өммәтенә,

Таратылган ул хаклыкта.

 

7. “Ислам”динен Мөхәммәткә,

Көърән инде таратырга.

Мөхәммәт өммәте булып,

Без китиек ахирәткә.

 

8. Мөхәммәтнең сөннәтләрен,

Һәр вакытта без үтиек.

Пәйгамбәрнең сөннәтеннән,

Беркайчанда без бизмиек.

 

9. Күп-күп итеп Салаватлар,

Мөхәммәткә без әйтиек.

Кыямәт көнендә аның,

Шәфиятен истәниек.

“Маулед” на татарском

Хасян хазрат Хаметов

Январь, 2014