01Один из прихожан мечети г. Кузнецка Аббяс Абузяров, присутствовавший на конкурсе для детей, посвященному окончанию 3-х недельных воскресных курсов, вдохновившись увиденным, написал нижеследующее стихотворение на татарском языке:

Бу яңалалык беренче булды, августның баш көнендә,
Кузнецк шәһәре мәчетендә.
 
Мөселман балалары имтихан бирде,
Мөхәррәм аеның егерме бишендә.
 
Кунакларны Аделша, Равил, Юсеф хазрәтләре каршы алды,
Мондый җылы каршылаулар, гөмерләргә истә калды.
Хуш-ис мәчет йортын, пловлар пешеп тора,
Мәчет эчендә, балалар шарлар белән уйнап тора.
 
Мәчет имамы Юсеф хазрәтнең, балкып торадыр йөзе,
Бу җыелышны алып барды, Илдар хазрәт үзе.
 
Аның хатыны Василә ханым да, Илдар хазрәткә булышты,
Балалар белән концертны Василә үзе куешты.
 
Калчурадан Равил хазерәт хатыны белән килде,
Бөтен бала берсенә чике имтиханнарны бирде.
 
Өлкә мөфтие Аделша хазерәт, бөтенесен күзәтеп барды,
Аның оныгы Мөнир – укучы икенче урынны алды.
 
Кузнецкийның беренче имамы Актяс хазрәт тә монда килгән,
Хасталангач, муллалык вазыйфасын улы Юсефка биргән.
 
“Имтихан-конкурс” ахырында Абубәкәр хазрәт килеп җитте,
Бу проектны оештырганда, ул бик күп тирен түкте.
 
Ике егет Дагестаннан расемгә дә сугалар,
Бу изге эш кабатлансын, кабул булсын догалар.
 
Нинди әҗер сезгә, бу эшләрне кем оештырган
Сарыф итеп вакытын, көчен куйган.
 
Нинди куаныч, нинди шатлык, нинди мизгел,
Күрергә безгә мәчетләребезне, балалар белән гөрләп торган.
 
Бу лагерлар “традиция” булып калса иде,
Дин әһелләре бердәм булып, туры юлдан барса иде.
 
Мәчетләребездә азан тавышы янгырап торса иде,
Һәрбер кеше Аллаһ берлегенә ышанса иде.
 
Рахмәт төшсен, итне, рисны алганнарга,
Плов пешереп, трилкәләргә салганнарга.
 
Мондый зурлап, өстәл мәҗлесе җыйганнарга,
Өстәл җыеб савыт-саба юучыларга.
 
Ий балалар! Истән чгармыек бер кайчанда без иманны,
Тыңлагыз, сез! Әйтәм сезгә кыскагына мин аны
Ышаныгыз, балалар бер Аллаһка, Аллаһ бер генә булганына
Ышаныгыз дүрт бөек фәрештәгә: Җабраил, Микаил, Исрафил, Азраилга
Ышаныгыз Китапларга: Забур, Тәүрат, Инҗил, Көръәнга
Ышаныгыз пәйгамбәрләрнең бөтенесенә, Кыямәтнең килүенә,
Якшы, койты тәкдиребез бер Аллаһдан булганына,
Үлгәннәнсоң терелүенә.